Шикаять буенча тикшерү

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

  Мамадыш районына эш сәфәре барышында  Вәкилнең җаваплы кешеләре  омбудсманга мөрәҗәгать иткән граждан шикаяте буенча “Мамадыш картлар һәм инвалидлар өчен  махсус интернат-йорты”нда яшәү шартларын тикшерделәр. Интернат-йорт Мамадыш районының Шәдче авылында урнашкан, янәшәдә азык-төлек кибетләре, хастаханә, мәдәният йорты бар. Территория яшелләндерелгән, учреждение капиталь төзекләндерүдән соң  2014 елның 19 сентябрендә  ачылган, хәзерге вакытта биредә 58 кеше яши.

 Тикшерү барышында  яшәү бүлмәләрен, ашханәне, кер юу бүлмәсен, мунча комплексын, спортзалны, медицина кабинетын карадылар. Яшәү шартлары яхшы, бүлмәләр барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган, гражданнар бер, ике, өч урынлы бүлмәләрдә яшиләр. Туклану  беркетелгән менюга туры килә, кухня барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган, ашамлыклар тиешле шартларда саклана. Мөрәҗәгатьтә китерелгән фактлар  тикшерү нәтиҗәсендә расланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International