Мамадыш шәһәрендә «Хокукый ярдәм көне»

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

     27 майда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм  «Россия пенсионерлары берлеге» иҗтимагый оешмасының Татарстандагы бүлеге  халык өчен  Мамадыш муниципаль районында  «Хокукый ярдәм көне» үткәрделәр. Барысы  12 мөрәҗәгать керде. Алар яңа медицина иминияте  полисы алуга, торак шартларын яхшыртуга һәм социаль льготаларга кагылышлы иде.

     Киләсе «Хокукый ярдәм көне» агымдагы елның 3 июнендә Апас районында була. Алдан язылу өчен телефоннар: (843) 279-25-99, 279-25-02.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International