22 майда Татарстан Республикасының Кама Тамагы район судында республиканың Конституция суды Кама Тамагы район башкарма комитетының алкоголь продукциясе сатуны тыйган учреждениеләр яннарындагы чикләрне билгеләү турындагы карарының законлылыгын тикшерүгә кереште. Моңа алкоголь продукциясе сату белән шөгыльләнүче эшмәкәр Валерий Синчугов шикаяте сәбәп булды. Судта шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты хезмәткәре дә катнашты.