Арчада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре белән семинар-киңәшмә узды

2015 елның 22 мае, җомга

  2015 елның 22 маенда Арчаның «Казан арты» тарихи-этнография музеенда   Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре  белән «Гражданнарның торакка хокукларын  яклауга булышлык итү» темасына  өйрәтүче семинар-киңәшмә узды.

   Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы  Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов, «Татарстан Республикасының күпквартирлы йортлары белән идарә итүче оешмалар берлеге» төбәкара  коммерциячел булмаган партнерлык  үзкөйләүче оешмасы директоры  Назыйф Фатыйхов, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев ктанашты һәм чыгыш ясады.

   Сергей Крайнов  җәмәгать ярдәмчеләрен  Татарстан Республикасы  Дәүләт торак инспекциясе эшчәнлеге белән таныштырды һәм идарәче компанияләрне лицензияләүгә, аларның мәгълүматларны ачуына, торак-коммуналь хезмәтләр алуга  кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы сорауларга җавап бирде.

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская чарада катнашучыларны  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең һәм аның җәмәгать ярдәмчеләренең 2015 елның беренче кварталында  башкарган эш нәтиҗәләре белән таныштырып, икенче-өченче кварталларда алда торган бурычларны билгеләде.

   Чара кысаларында  җәмәгать ярдәмчеләре шулай ук  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең Арча муниципаль районындагы  җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсен  карадылар, «Картлар һәм өлкәннәр өчен интернат-йорт»та булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International