«Хокукый ярдәм көне»ндә 92 мөрәҗәгать керде

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

   20 майда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм «Россия пенсионерлары берлеге»  иҗтимагый оешмасының Татарстандагы бүлеге Россия Пенсия фондының   Казан шәһәре Вахитов районы бүлегендә  халык өчен «Хокукый ярдәм көне» үткәрделәр.

   Консультация алу максатыннан бүгенге чарага 75 тән артык кеше килде, алардан белгечләргә,  аерым алганда, торак-коммуналь хезмәтләре күрсәтү, социаль яклау, пенсияләр исәпләү, пенсия законнары һәм башкаларга кагылышлы 92 мөрәҗәгать керде. Бигрәк тә Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге вәкилләренә сораулар күп булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International