Бинаны кабат планлаштыру мәсьәләсе буенча тикшерү

2015 елның 23 мае, шимбә

   Агымдагы елның 19 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе  Казан шәһәренең  Губкин урамы 18 нче йортында яшәүчеләрдән  кергән мөрәҗәгать буенча «Букет Столицы» ширкәтен урынга чыгып тикшерде.

    Күчмә тикшерү барышында шул мәгълүм булды, югары күрсәтелгән йортның беренче катында  урнашкан торак бинасында  агач бүлмәара аралыкларны сүтеп, кабат планлаштыру  башкарылган. Кабат планлаштыру  торак бинасын үзгәртеп кору һәм кабат планлаштыруга рөхсәт документлары булмаган килеш алып барылган, бу Россия Федерациясе Торак кодексының 26 маддәсенә каршы килә.

  Мондый шартларда  үзбелдеклеләнеп  торак бинасын кабат планлаштыру һәм үзгәртеп кору  гариза бирүчеләрнең  уңай яшәү шартларын боза, этажара бүлемнәрнең җимерелү куркынычын тудыра.

  Тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  «Букет Столицы» ширкәтенә  торак бинаны үзбелдеклеләнеп үзгәртеп кору һәм кабат планлаштыруга кагылышлы  хокук бозуларны бетерүне һәм шул исәптән, торак бинасын кабат планлаштыруга рөхсәт бирүче документлар  тәкъдим итүне яки торак бинасын башлангыч хәлгә китерүне сораган заключение җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International