Балалар үз хокуклары турында рәсем ясыйлар. Рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясау

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

   Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында “Минем яратуга хокукым бар”  республика балалар  бәйгесендә катнашкан һәм җиңгән өчен  балаларны дипломнар белән бүләкләү тантанасы булды. Балаларны Татарстан Республикасында Кеше  хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская бүләкләде. Бәйге 1 июньдә билгеләп үтелүче  балаларны Халыкара  яклау көненә  багышланган иде. Аны Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, “Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә  республика мәгълүмати-методик үзәк” оешмасы белән бергә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил оештырды.

  Бәйгедә  322 балигъ булмаган бала катнашты. Болар – приютларда тәрбияләнүчеләр, авыр хәлдә калган балигъ булмаган балалар, күп балалы гаиләләр балалары, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International