Гражданнарның конституциячел хокукларын һәм ирекләрен бозуларны булдырмау максатыннан, бүген, 26 майда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары бергәләп гражданнарны кабул иттеләр. Гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 61 нче йорт) булды.
Сәрия Сабурская һәм Газинур Галимов барысы 11 мөрәҗәгать кабул иттеләр. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә конкрет аңлатмалар бирелде. Берничә мөрәҗәгать алга таба карау өчен Татарстан прокуратурасы адресына язмача рәвештә керде.
Казанлылардан тыш, кабул итүгә шәхси проблемалары белән Менделеев, Мамадыш һәм Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр дә килде. Гражданнарны җинаять эшләре кузгалтуны нигезсез кире кагу яки аларны тиешенчә тикшермәү мәсьәләләре кызыксындырды, шулай ук торак һәм хезмәт законнары буенча күп кенә мөрәҗәгатьләр керде.