Агымдагы елның 30 июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында баш модератор “Халык контроле” системасына “Балалар бакчалары” һәм “Территорияләрне төзекләндерү” төрләре буенча “Планлаштырылган” статуслы гаризаларны карау буенча киңәшмә уздырды.
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов VIII нче Бөтенросссия Спас ярминкәсендә һәм чаң кагучылар фестивалендә катнашу өчен Алабуга шәһәренә килде. Әлеге чараларда шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская да катнаша.
Бүген, 30 июльдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары А.С.Әхмәтшин һәм “Против преступности и беззакония” хәрәкәте рәисе Д.Н.Бердников белән бергә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы 2 нче тикшерү изоляторында тотылучы затларны кабул итте.
Агымдагы елның 22 июлендә “Бердәм Россия” партиясенең Лениногорскидагы җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең Лениногорск районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Людмила Наумова 12 нче лицейның “Әкият” җәйге шәһәр яны лагерында булдылар.
2015 елның 24 июлендә Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская Буада гражданнарны кабул итте.
29 июльдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Зәй шәһәрендә гражданнарны кабул итәчәк.