Районнарда чакырылыш комиссияләре эше төгәлләнде

2015 елның 27 июле, дүшәмбе

  Татарстанда 2015  елгы язгы чакырылыш төгәлләнде, республика территориясендәге чакырылыш комиссияләре эшенә йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил,  рәисе  – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары А.В.Песошин булган чакырылыш комиссиясе составына керә. Вәкилнең муниципаль районнардагы җәмәгатьчелек  ярдәмчеләре шулай ук  җирле чакырылыш комиссияләре составына керәләр. Вәкилгә җәмәгатьчелек ярдәмчеләре  үз районнарындагы комиссияләр эше турында җиткереп тора. Мәсәлән, Бөгелмә районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Нина Моисеева хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Кораллы көчләренә  районнан 112 егет җибәрелгән, хәрби хезмәткә чакырылудан 133 кеше азат ителгән. Бөгелмәлеләргә шулай ук сәламәтлек торышы, гаилә хәле, эчке эшләр органнарына эшкә керү, мәгариф учреждениеләрендә укуга керү сәбәпле армиядән кичектерелеп тору рөхсәт ителгән. Язгы чакырылыш компаниясе үткәргәндә тупас кимчелекләр ачыкланмаган. Бөгелмәдә  альтернатив  гражданлык хезмәте үтү  буенча гаризалар кермәгән.

 Вәкилнең  Әгерҗе районындагы  җәмәгатьчелек ярдәмчесе  Павел Лукшин  үз якташларының Ватан алдындагы бурычларын үтәүгә әзер икәнлеген белдерә.

  Татарстанлылар  Россия Федерациясе Кораллы көчләренә  хезмәт итәргә теләп баралар. Вәкилнең һәм Хәрби комиссарның  “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары”, “Хокукый белемнәр мәктәбе”ндә хәрби хезмәткә баручылар белән очрашулары, Вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре, Вәкилнең хәрби частьларга озата баручылары  хисаплары  моңа дәлил.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International