Татарстан омбудсманының җаваплы кешесе комиссия утырышында катнашты

2015 елның 25 июле, шимбә
Агымдагы елның 24 июлендә Россия Җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең  Татарстандагы  19 нчы төзәтү колониясендә “социаль лифтлар” буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды, анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе катнашты. Комиссия әгъзалары  хөкем ителүчеләрнең 19 юлламасын карады, шулардан 11е – шартлы рәвештә алдан азат итүгә, 2 се – каты җәзаны йомшаграк җәзага, 5се – җәза үтәү өчен колония-поселениегә күчерүгә кагылышлы. Хөкем ителүчеләрнең кайбер юлламалары  комиссиянең уңай тәкъдимнәре белән судка тапшырылачак. Бер тоткын  комиссия карары белән  гомуми шартларда тотудан җиңелчәгә күчерелде. Калганнар  кисәтүләре, эшкә тискәре карашлары һәм колониядә режимны сакламаулары аркасында тискәре карарлар алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International