Бүген, 30 июльдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары А.С.Әхмәтшин һәм “Против преступности и беззакония” хәрәкәте рәисе Д.Н.Бердников белән бергә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы 2 нче тикшерү изоляторында тотылучы затларны кабул итте.
Кабул итүдә 10 кеше катнашты, шулардан 4 хөкем ителүче җәза үтәүдән шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иттеләр. Шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итү турында ике кешенең биргән юлламасын судлар канәгатьләндергән, әмма республика прокуратурасы әлеге карарларны югарыдагы суд инстанциясенә мөрәҗәгать итеп, кире кактырган. Тикшерүдәгеләрнең 3 мөрәҗәгатен Айрат Әхмәтшин эшкә алды. Мөрәҗәгатьләр Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе тикшерүчеләренең эш гамәлләренә бәйле, мөрәҗәгать итүчеләр белдерүенчә, тикшерүне озак үткәреп, аларның конституцион хокукларын бозалар. Гаепләүнең катылыгын, эпизодларның һәм катнашучыларның күп булуын исәпкә алып, мөрәҗәгатьләр тикшерү органы җитәкчелеге тарафыннан җентекләп өйрәнеләчәк, мөрәҗәгать итүчеләрнең җинаять эшләре идарәдә тыңланачак, гариза бирүчеләр китергән дәлилләр тикшереләчәк.
Ике тоткынның якыннары белән күрешү сораган гаризасы канәгатьләндерелде. Калган сорауларга тиешле аңлатмалар бирелде.