Лениногорск районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе балалар лагерында булды

2015 елның 28 июле, сишәмбе

Агымдагы елның 22 июлендә “Бердәм Россия” партиясенең  Лениногорскидагы җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең Лениногорск районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе  Людмила Наумова  12 нче лицейның  “Әкият” җәйге шәһәр яны лагерында булдылар.

   Катнашучылар  балаларның  яшәү шартлары белән таныштылар, көн тәртибе, меню, мәдәни һәм спорт чаралары планнарын өйрәнделәр, лагерьда тәрбияләнүчеләр белән аралаштылар.

 “Әкият”  җәйге мәктәп яны лагерының смена  җитәкчесе Ирина Юртаева  кунакларны  мәктәп укучыларының эш күргәзмәсе белән таныштырды, балаларның интеллектуаль, музыкаль һәм сәнгать  сәләтләрен  тәрбияләү һәм үстерү мәсьәләсенә бирелә торган аерым игътибар турында сөйләде. Тәрбияләнүчеләр  “Сюрпризлар көне”н үткәрүгә әзерләнгән карнавал костюмнарын күрсәтттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International