Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская эш сәфәре белән Зәй шәһәрендә булды, анда төрле сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Аерым алганда, шәһәрдә яшәүче ике кеше омбудсманга аларның уллыкка алган балаларын урта уку йортларына кертү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иттеләр. Балалар бер имтиханны бирә алмаган, кабат бирү көне 1 сентябрьгә билгеләнгән, ә мәктәп аттестатыннан башка хәзер уку йортларының кабул итү комиссияләренә документлар биреп булмый. Кеше хокуклары буенча вәкил шушы һәм башка мәсьәләләрне үз контроленә алды.
Эш сәфәре барышында Сәрия Сабурская “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән белдерүләр буенча эш киңәшмәсе уздырды.
(“Яңа Зәй” материаллары буенча)