ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
  Агымдагы елның 21 июлендә Сәрия Сабурская Краснодар крае территориясендә урнашкан 11754 нче зенит частенда булды. Кеше хокуклары буенча вәкил хәрби частьларны  часть командиры вазифасын  башкаручы – штаб начальнигы А.Е.Пометов  озатуында карап йөрде. Вәкилне  хәрби хезмәткәрләрнең яшәү шартлары белән таныштырдылар, аш һәм уку сыйныфларын күрсәттеләр. 

22
июль, 2015 ел
чәршәмбе

  Агымдагы елның 22 июлендә  Яр Чаллы шәһәрендә  сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча  “Хокукый ярдәм көне” узды. Гражданнарны  Идарә, икътисад һәм хокук институтының  Яр Чаллы шәһәрендәге филиалы базасында кабул иттеләр.


21
июль, 2015 ел
сишәмбе

 Юстиция  министрлыгы  хөкүмәткә бик файдалы законпроекты кертте. Бу – Җинаять кодексына, Җинаять-процессуаль һәм Җинаять-башкарма кодексларына төзәтмәләр.


17
июль, 2015 ел
җомга

  Эчке сәясәт буенча Россия Федерациясе  Президенты идарәсендә  агымдагы елның 17 июлендә  гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча яңа механизмнар булдыру һәм “Бердәм шикаятьләр китабы”  мәгълүмат системасы оештыруга юнәлтелгән проектны тормышка ашыруга багышланган эш киңәшмәсе узды.


16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская белән Россия Федерациясе  Юстиция министрлыгының Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Виктор Николаевич Демидов  бүген, 16 июльдә, конституциячел законлылыкны ныгытуда, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда, бердәм хокукый киңлекне формалаштыруда  уртак кызыксыну белдереп, бергә эшләү турындагы килешүгә кул куйдылар. 


15
июль, 2015 ел
чәршәмбе

  Бүгенге көндә һич арттырусыз шуны әйтергә була, Татарстан Республикасы  гражданнарны  хәрби хезмәткә әзерләү, чакырылышны оештыру һәм үткәрү буенча Россия Федерациясендә алдынгы урыннарны алып тора һәм лаеклы төстә алты ел рәттән  Россия гражданнарын хәрби хезмәткә әзерләү, чакырылышны оештыру һәм үткәрүдә иң яхшы әзерлек  Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулый.


14
июль, 2015 ел
сишәмбе

  Россия Президенты Владимир Путин өлешләп төзүдә катнашучылар һәм торак-төзелеш кооперативлары әгъзалары  хокукларын яклау механизмнарын камилләштерүче законга кул куйды.


10
июль, 2015 ел
җомга

  Бүген 10 июльдә   «Халык контроле»  дәүләт мәгълүмат системасына  килгән белдерүләрне карау барышын контрольдә тотуны тормышка ашыру максатында,  Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында  «Халык контроле» системасында «Планлаштырылган» статуслы гаризаларны карау буенча киңәшмә узды.


9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

 Хезмәт министрлыгы хезмәт хакын тоткарлаучы  эш бирүчеләр өчен штраф санкцияләре каралган законпроектын эшләде, дип хәбәр итте социаль өлкәгә күзәтчелек итүче Дәүләт Думасы вице-спикеры Андрей Исаев.


8
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында Сәрия Сабурская янә ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вазифасына сайланды. Депутатлар моңа бертавыштан тавыш бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International