Буага эш сәфәре

2015 елның 24 июле, җомга

 2015 елның 24 июлендә Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская  Буада гражданнарны кабул итте.

 Кабул итүдә Буа муниципаль районында яшәүчеләр катнашты. Мөрәҗәгатьләр сәламәтлек саклау, суд карарларын үтәүгә, машина йөртүчегә тикшерү үткәрүгә кагыла иде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә конкрет аңлатмалар бирелде.

  Эш сәфәре барышында, Сәрия Сабурская “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына Буа шәһәреннән килгән белдерүләр буенча эш киңәшмәсе дә уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International