Наилә Сөләйманова, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең Мөслим районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе районда яшәүчеләргә актив ярдәм итә. Аерым алганда, ике кварталда аңа берничә авылдашы мөрәҗәгать иткән. Пушкин урамында яшәүчеләр төзекләндерү барышында урамга ишекалдыннан керү юлын ябулары турында зарланганнар, шуның нәтиҗәсендә аеруча өлкән яшьтәгеләр уңайсызлыклар кичерә икән. Наилә Сөләйманова Мөслим авылы җирлеге башлыгына мөрәҗәгать иткәннән соң, йөрү юлы торгызылган, тротуарга брусчатка җәелгән.
Хезмәт мәсьәләсе буенча кошчылык фермасы хезмәткәре мөрәҗәгать иткән, аның әйтүенчә, аны соңгы ай өчен хезмәт хакы түләмичә эштән җибәргәннәр.Җәмәгатьчелек ярдәмчесе тикшергәч шул ачыкланды, эшкә алганда гариза бирүче белән килешү төзелмәгән, эшкә алу турында боерык, эш хакы алу турында ведомость юк. Прокуратурага мөрәҗәгать итәбез дип кисәткәч, предприятие директоры гариза бирүчегә соңгы ай өчен хезмәт хакы түләгән. Әлеге мөрәҗәгатьтән соң Вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе җирле радиода эшкә алганда хезмәт законнары таләпләре, шулай ук эшкә урнашкан гражданнарның хокуклары турында юрист белән әңгәмә оештырды.
Вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесенең чакырылыш комиссияләре, шулай ук башкарма комитет каршында эшләп килүче башка комиссияләр эшендә катнашуы дәвам итә.