4 декабрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлегенең “өченче буын” университеты тыңлаучылары өчен дәресе үтте. Әлеге дәресләрнең максатчан аудиториясе – хокукый белемнәр алу мөһим булган өлкән яшьтәге гражданнар.
Мирас мәсьәләләре турында Татарстан Республикасы Казан нотариаль округы нотариусы Валентина Хәйдәрова җентекле итеп сөйләде. Ул үз чыгышында мирас итү нигезләренә, васыятьнамә төрләренә, нотариаль эшчәнлекне көйләүче гамәлдәге законнарга тукталды, васыятьнәмәне теркәүнең конкрет мисалларын күрсәтте.
Лекция ахырында барлык теләүчеләр тема буенча нотариуска сорауларын бирә, борчыган проблемалары буенча киңәшләшә алды.