Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән контроль белдерүләрне карау барышы турында зона киңәшмәсе узды.
16 декабрьдә Казан шәһәренең Яңа Савин һәм башка районнарында яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге үткәрә торган “Хокукый ярдәм көне”дә квалификацияле юридик ярдәм алу мөмкинлегенә ия булдылар
Бүген, 15 декабрьдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында “Кеше хокуклары: ОБЪЕКТИВ фикер” фото һәм видеоэшләр бәйгесе җиңүчеләрен тантаналы бүләкләү узды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Арча районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Ринат Хидиятов Арча шәһәр муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Римма Мамадалиева белән Арчаның 1 нче урта мәткәбенең сигезенче сыйныф укучылары өчен парламент дәресе үткәрделәр. Дәрес Халыкара кеше хокуклары көненә багышлап Үзәк район китапханәсендә узды.
16 декабрьдә Татарстан Республикасы Конституция судында “Ачык ишекләр көне” узачак.
Көзге чакырылыш барышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Чистай районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Геннадий Осипов Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучыларны Владимир өлкәсенә (Ковров шәһәре) озата барды.
Бүген, 11 декабрьдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында 2015 елның унбер ае эш йомгаклары буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эше буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
11 декабрьдә “За Россию” халык фронты гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге чираттагы конференциясен уздырды.
2015 елның 14 декабрендә 12 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе буенча, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гражданнарны кабул итүнең гомумроссия көне үткәрелә.
10 декабрьдә Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Элла Памфилова Кеше хокуклары көненә багышлап, “Игелек эшләргә ашыгыгыз!” медален тапшыруның унынчы тантанасын үткәрде.