ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

5 декабрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Алексеевскийда әлеге бистәдә яшәүчеләрне аварияле йортлардан күчерү мәсьәләсе буенча күмәк мөрәҗәгать уңаеннан киңәшмә үткәрде.


5
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе башыннан барлыгы хезмәт итү урыннарына 2745 яшь татарстанлы киткән.

 


2
декабрь, 2016 ел
җомга

Агымдагы елның 2 декабрендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы  “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең  пенсия законнарына багышланган чираттагы утырышы булды.

2 декабрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  сәламәтлек саклау учреждениеләрен тикшерү максатыннан Яшел Үзән муниципаль районында булды.


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  бүген, 1 декабрьдә  Азнакай шәһәрендә  19 нчы медик-социаль экспертиза бюросын  ачуда катнашты.


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

  Агымдагы елның 29-30 ноябрендә Сәрия Сабурская Башкортстан  Республикасы территориясендә (Алкино-2 ) урнашкан 63494 нче хәрби частенда булды. Ул анда Башкорстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Р.Ф.Каюмов белән бергә булды.


28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

  Әлмәт шәһәрендә  25 ноябрьдә социаль-хезмәт өлкәсендә дәүләт гарантияләре мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре белән семинар-киңәшмә уздырылды.


23
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

  23 ноябрьдә Татарстан Дәүләт Советында  “Заманча җәмгыятьтә  аналарны яклауның актуаль мәсьәләләре” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы булды. Аны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова үткәрде.


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

   Агымдагы елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары һәм Авиатөзелеш, Яңа Савин районнары хакимиятләрендә  хакимият башлыклары катнашында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаларны карау буенча киңәшмәләр үткәрде.


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Суздаль шәһәрендә 2013-2017 елларга Россия Федерациясе һәм Европа Советының өстенлекле хезмәттәшлек юнәлешләре Программасы кысаларында, Россия Федерациясе субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең кеше хокукларын яклау өлкәсендә халыкара стандартларны куллануга багышланган форум үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International