23 ноябрьдә Татарстан Дәүләт Советында “Заманча җәмгыятьтә аналарны яклауның актуаль мәсьәләләре” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы булды. Аны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова үткәрде. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова катнашты.
“Түгәрәк өстәл”дә гаиләдә хатын-кызларны җәберләү проблемаларына багышланган доклад белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская чыгыш ясады. Татарстан омбудсмены бу өлкәдә гаиләдә җәберләнүчеләрне яклау турында аерым закон булмавын билгеләде.