Агымдагы елның 2 декабрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең пенсия законнарына багышланган чираттагы утырышы булды.
Тема буенча “өченче буын университеты” тыңлаучылары алдында Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге җитәкчесе урынбасары Асия Вәлиуллина чыгыш ясады.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Вәкил Аппараты эше, аерым алганда, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, хокукый агарту, төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек турында сөйләде.