Cуздаль шәһәрендә кеше хокукларын яклау өлкәсендә халыкара стандартларны куллану буенча “түгәрәк өстәл” уза

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

  Суздаль шәһәрендә 2013-2017 елларга Россия Федерациясе һәм Европа Советының өстенлекле хезмәттәшлек юнәлешләре Программасы кысаларында, Россия Федерациясе субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең кеше хокукларын яклау өлкәсендә халыкара стандартларны куллануга багышланган форум үтә. Форум эшендә Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская катнаша.

  Чараны Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Татьяна Москалькова, Европа Советының кеше хокуклары һәм хокук өстенлеге буенча Генераль директоратының кеше хокуклары буенча директоры Кристос Якумопулос, Европа Советының программа офисы башлыгы Петр Зих үткәрә.

  Форумны Владимир өлкәсе губернаторы  Светлана Орлова ачты, анда  Россия Федерациясенең 31 субъектыннан Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр һәм аларның Аппаратлары  җитәкчеләре,  Россия Эчке эшләр министрлыгы, РФ Федерация Советы, фән һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша. “Түгәрәк өстәл” эшендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты, үз эшендә кеше хокукларын яклау өлкәсендә халыкара стандартларны куллануы турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International