ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген, 15 ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре  Казан шәһәре  муниципаль берәмлеге башкарма комитетының мәгариф идарәсе, башкаланың Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте, “Строитель” ширкәте, шулай ук “Ремонтстройсервис+” ширкәте проект оешмасы вәкилләре  белән берлектә,  “Халык контроле”нә  Киров районының “2 нче татар теле юнәлешле балалар бакчасы”нда җылы һәм кайнар су булмау турында килгән белдерү буенча күчмә тикшерү үткәрелде.


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

 Салым законнарындагы үзгәрешләр турында 11 ноябрьдә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”ндә сөйләштеләр.


11
ноябрь, 2016 ел
җомга

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия  Җәзаларны үтәтү  федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә  2016 елның  11 ноябрендә  Россия  Җәзаларны үтәтү  федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 19 нчы төзәтү колониясендә иректән мәхрүм ителү урыннарында тотылучылар өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрде.


10
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 10 ноябрендә хәрби хезмәткә чакырганда гражданнарның хокукларын саклау һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында “кайнар элемтә”  эшләде.


9
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

  Татарстан Дәүләт Советында  инвалидларны  тернәкләндерү техник чаралары белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.


8
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

7 ноябрьдә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән белдерүләрне карау барышына контрольне тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, системаның баш модераторы Сәрия Сабурская  Түбән Камада һәм Чистайда  зона киңәшмәләре үткәрде.


4
ноябрь, 2016 ел
җомга

  Түбән Кама шәһәрендә 1 октябрьдә 2016 елгы  чакырылыш кампаниясе башланды. Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына быел районнан 280 гә якын егетне җибәрү күздә тотыла.


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 Кичә, 2 ноябрьдә Чаллы шәһәрендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ­-  Татарстан Республикасы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы баш модераторы  Сәрия Сабурская  Чаллы шәһәреннән, Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш, Менделеев, Тукай муниципаль районнарыннан “Халык контроле” дәүләт  мәгълүмат системасына 2016 елда килгән белдерүләрне карау нәтиҗәләре һәм 2017 елга планнар буенча зона киңәшмәсе уздырды.


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

  2016 елның 10 ноябрендә хәрби хезмәткә чакырганда гражданнарның хокукларын саклау һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен “кайнар элемтә” ачылачак.


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

 27 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә  Әлмәт, Азнакай, Баулы, Лениногорск, Ютазы муниципаль районнарыннан “Халык контроле” дәүләт  мәгълүмат системасына 2016 елда килгән белдерүләрне карау нәтиҗәләре һәм 2017 елга планнар буенча зона киңәшмәсе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International