Бүген, 21 декабрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм “Россия пенсионерлары берлеге” халык өчен Казан шәһәренең Яңа Савин районы Пенсия фонды идарәсендә “Хокукый ярдәм көне” үткәрделәр.
Агымдагы елның 19 декабрендә Сәрия Сабурская Марий Эл Республикасында урнашкан 34096 нчы хәрби частьта булды. Вәкил хәрби хезмәткәрләрнең яшәү шартларын, ашханәне, өйрәнү сыйныфларын, полигонны карады.
13-17 декабрь көннәрендә Казанда “Российские ОНК – новое поколение” проектының алдынгы экспертлары өчен 5 көнлек семинар-тренинг үтә.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә, бүген, 15 декабрьдә 5 нче төзәтү колониясендә иректән мәхрүм итү урыннарында тотылучы затлар өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрделәр.
14 декабрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны вакытлыча тоту үзәге җитәкчесе Линар Салихов белән очрашты.
12 декабрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үтте. Бу көнне Аппаратка 14 кеше мөрәҗәгать итте.
Чираттагы чакырылыш кампаниясендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм аның җаваплы кешеләре Татарстан егетләрен хезмәт итәсе урыннарына кадәр озата баруны дәвам итәләр.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын күңелдән халыкара бәйрәм – дөньяда ел саен 10 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара Кеше хокуклары көне белән тәбрик итәм.
7 декабрьдә “Татарстан-яңа гасыр” телеканалының “Яңа гасыр трибунасы” туры элемтәсендә ришвәтчелек һәм гражданлык җәмгыяте институтлары турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская юлламасы буенча Россиядә хастаханә клоуннарына нигез салган, “Хастаханә клоуны” автоном коммерциячел булмаган оешмасының сәнгать җитәкчесе Константин Седов Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең «Спешите делать добро» медале белән бүләкләнде.