Вәкил җәмәгатьчелек ярдәмчеләре белән семинар-киңәшмә уздырды

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

  Әлмәт шәһәрендә  25 ноябрьдә социаль-хезмәт өлкәсендә дәүләт гарантияләре мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре белән семинар-киңәшмә уздырылды.

  Сәрия Харис кызы Әлмәттә семинар оештыруда ярдәм иткәне өчен Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллинга рәхмәт белдерде.

  Семинар-киңәшмәдә социаль-хезмәт өлкәсендә дәүләт гарантияләрен саклау мәсьәләләре тикшерелде. Әлеге тема буенча видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хезмәт һәм мәшгульлек, социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады. Министрлык адресына җәмәгатьчелек ярдәмчеләреннән  социаль хезмәтләр, тернәкләндерү үзәкләре эшенә, эш хакын күтәрү, кыскартулар, санатор-курорт путевкалары белән тәэмин итү, уңайлы тирәлек мәсьәләләренә кагылышлы күп кенә сораулар килгән булган.

  Семинар-киңәшмә ахырында Сәрия Сабурская  җәмәгатьчелек ярдәмчеләрен Вәкилнең агымдагы елның өченче кварталдагы эше, алда торган бурычлар белән таныштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International