Яшел Үзәнгә эш сәфәре

2016 елның 2 декабре, җомга

2 декабрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  сәламәтлек саклау учреждениеләрен тикшерү максатыннан Яшел Үзән муниципаль районында булды. Сәрия Сабурская  “Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе”  һәм районның башка медицина учреждениеләренең эше белән танышты.

 Медицина учреждениеләре җитәкчеләре белән очрашулар барышында  кеше һәм гражданның сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә хокукы мәсьәләләре тикшерелде, стационар  дәвалануда булган пациентларның тору шартлары, шулай ук түләүле медицина хезмәте күрсәтү шартлары өйрәнелде.

   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International