Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская бүген, 1 декабрьдә Азнакай шәһәрендә 19 нчы медик-социаль экспертиза бюросын ачуда катнашты. Бу бюрода Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында яшәүче 18 яшьлек кешеләргә һәм аннан өлкәнрәкләргә медик-социаль экспертиза эшләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтеләчәк. Соңрак яңа бюрода Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм республиканың баш медик-социаль экспертизасы идарәсе каршындагы Җәмәгать советларының уртак утырышы булды.