Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Уфада хәрби частьта булды

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

  Агымдагы елның 29-30 ноябрендә Сәрия Сабурская Башкортстан  Республикасы территориясендә (Алкино-2 ) урнашкан 63494 нче хәрби частенда булды. Ул анда Башкорстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Р.Ф.Каюмов белән бергә булды. Вәкилләр хәрбиләрнең яшәү урыннарын, өйрәнү сыйныфларын, ашханәне, швед өстәле рәвешендә оештырылган туклануны карадылар.

  Сәфәр барышында часть җитәкчелеге белән очрашып, чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын тормышка ашыруда актуаль мәсьәләләрне тикшерделәр. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил часть командованиесенең хәрбиләрнең көнкүрешен яхшырту буенча күп эшләвен билгеләп үтте.

  Сәрия Сабурская шулай ук Татарстаннан хәрби хезмәткә алынган солдатлар белән очрашты, егетләр армиядәге хезмәтләре белән таныштырып, кызыксындырган сорауларын Вәкилгә бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International