Гаризалар каралды

2016 елның 18 ноябре, җомга

Агымдагы елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары һәм Авиатөзелеш, Яңа Савин районнары хакимиятләрендә  хакимият башлыклары катнашында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаларны карау буенча киңәшмәләр үткәрде.

   Киңәшмәләрдә Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте җаваплы башкаручыларының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаларны карау буенча сүлпән эшләве, гаризаларны  үзвакытында һәм сыйфатлы итеп үтәмәүләре хакында әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International