7 декабрьдә “Татарстан-яңа гасыр” телеканалының “Яңа гасыр трибунасы” туры элемтәсендә ришвәтчелек һәм гражданлык җәмгыяте институтлары турында сөйләштеләр.
Тапшыруда гражданлык җәмгыяте институтларының ришвәтчелек куркынычы белән көрәштә нәтиҗәлелеге турында сүз барды. Анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасыннан файдаланучылар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Низамиев катнашты.
Гражданнарның актив позициясе һәм республика программаларын тормышка ашыру ярдәмендә гражданнар “Халык контроле”нә мөрәҗәгать иткән күп кенә проблемаларны хәл итеп була.