Кеше хокуклары көн

2016 елның 10 декабре, шимбә

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне  чын күңелдән  халыкара бәйрәм –  дөньяда ел саен 10 декабрьдә билгеләп үтелә торган  Халыкара   Кеше хокуклары көне белән тәбрик итәм.

 Ул  1948 елның 10 декабрендә Берләшкән Милләтләр оешмасының   Кеше хокуклары турында Гомуми декларация  кабул итү хөрмәтенә сайлап алынган. Һәр  дәүләтнең, кешелекнең  киләчәге  тигезлек һәм гаделлек принципларын саклауга турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә Гомуми декларация  кешенең фундаменталь хокукларын  беркеткән һәм аларны абсолют байлык дип игълан иткән, дәүләтнең бурычы – һәркемгә тумыштан бирелгән  һәм кеше шәхесеннән аерылгысыз булган ул хокукларны һәм ирекне гарантияләү. Аларның күләме  җенес, милләт, тел, яшәү урыны, дингә мөнәсәбәткә бәйле түгел.

Россия Федерациясе Конституциясендә «кеше, аның хокуклары һәм иреге иң зур байлык булып тора. Кеше һәм гражданның  хокукларын һәм ирекләрен  тану, саклау һәм яклау   – бурыч» дип язылган.

2016 елда булган  якты вакыйгалар моңа дәлил булып тора.

Республика гражданнары, россиялеләр кебек үк,  үз сайлау хокукларыннан файдаланып,  VII чакырылыш  Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутатларын сайлауда катнаштылар. Республиканың ныклы үсешенең уңай тенденцияләре  тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән  чараларны һәм социаль әһәмиятле программаларны  уңышлы тормышка ашырырга мөмкинлек бирәләр.  2017 ел республикада  Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителү,   гражданнарның экологик хокукларын яклауга юнәлешне күрсәтә.

2016 елда  хокук сакчылары һәм тулаем Татарстан өчен   Россиядә беренче тапкыр  Омбудсманнарның  Азия берлеге  һәм Азия төбәгендә Омбудсман Халыкара Институты директорлары советы үткәрү зур вакыйгага әверелде. Чарада катнашкан Азия омбудсманнары,  Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  республиканың  социаль-икътисадый үсешен, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, тынычлыкны һәм татулыкны, граждан институтларын ныгыту буенча күрелә торган чараларны  югары бәяләделәр.

Иктисадый һәм социаль өлкәдә планлы сәясәт, мәгариф, сәламәтлек саклау мәсьәләләренә игътибар, динара һәм милләтара татулыкны ныгыту, димәк, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау һәм хөрмәтләү –   республиканың уңышлы  үсешенең нигезе булып тора.

 Хөрмәтле татарстанлылар,  Сезгә  нык сәламәтлек, бәхет,  күңел тынычлыгы, барлык эшләрегездә уңышлар телим.

 

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары

буенча вәкаләтле вәкил                                                                        Сәрия Сабурская

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International