Бүген, 19 гыйнварда, Яшел Үзән муниципаль районында “Өченче буын университеты”н тантаналы ачу булды. Чарада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Любовь Мишина, В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова катнашты.
Бүген, 17 гыйнварда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы төзәтү учреждениеләрендә законнарны саклауга күзәтчелек итү буенча прокурор вазифасын башкаручы Александр Микеркин, Россия Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Рөстәм Корбангалиев белән берлектә 2 нче төзәтү колониясендә булып, омбудсманга хат белән мөрәҗәгать иткән тоткыннар белән очраштылар.
Бүген, 16 гыйнварда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Казан шәһәренең 1 нче Муром урамы, 33 А йортында урнашкан социаль адаптация үзәгендә булды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җаваплы кешесе Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды оешмасы хезмәткәре белән берлектә Казан шәһәренең Актай
урамының 7 нче йорты буенча планнан тыш күчмә тикшерүе үткәрде.
Бүген 13 гыйнварда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җаваплы кешесе Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе белән белән берлектә 2 нче тикшерү изоляторында булып, омбудманга кулга алынган Г.ның аны тоткарлау вакытында полиция хезмәткәрләренең физик көч куллануы турындагы шикаяте уңаеннан тикшерү үткәрде.
“Россия пенсионерлары” берлегенең Баулы җирле бүлегендә берничә факультеты булган “Өченче буын университеты” эшли.
Армиядә хезмәт иткән ир-егетләргә эшсезлек буенча югары пособие түләячәкләр. Моның өчен аларның армиягә киткәнче тулы эш көне белән 26 атна эшләве һәм максималь пособиегә дәгъва итәрлек эш хакы алуы, армиядән кайткач мәшгульлек үзәгенә исәпкә басуы шарт.
ОМС полисы безгә бушлай медицина ярдәме алуны гарантияли.Әмма күп кенә пациентлар табибка чират бик озын, озак көтәргә туры килә дип зарлана. Ә кайбер вакытта кичектерергә ярамаган чаклар була. Шуңа күрә һәркем мәҗбүри иминият системасында эшләүче медицина учреждениеләрендә кабул итүнең вакыты турында белергә тиеш.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җаваплы кешеләре Роспотребнадзорның Яшел Үзән бүлеге хезмәткәрләре белән бергә 9 гыйнварда Яшел Үзән шәһәренең “Перекресток” шашлык пешерү урынын тикшерделәр.