Бүген, 21 декабрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм “Россия пенсионерлары берлеге” халык өчен Казан шәһәренең Яңа Савин районы Пенсия фонды идарәсендә “Хокукый ярдәм көне” үткәрделәр.
Кабул итү барышында 32 мөрәҗәгать керде. Нигездә гражданнарны социаль тәэминат, мирас теркәү яки алу, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү, милек бәхәсе һәм башка мәсьәләләр кызыксындырды.
Гражданнар бушлай юридик ярдәм алу һәм сорауларына җавап алу мөмкинлеге тудырган өчен оештыручылар адресына рәхмәт сүзләре әйттеләр.