Агымдагы елның 19 декабрендә Сәрия Сабурская Марий Эл Республикасында урнашкан 34096 нчы хәрби частьта булды. Вәкил хәрби хезмәткәрләрнең яшәү шартларын, ашханәне, өйрәнү сыйныфларын, полигонны карады.
Сәфәр барышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең часть командованиесе – командир Александр Михайлович Тарасов, командирның шәхси состав белән эшләү буенча урынбасары Мансур Таһир улы Сафиуллин белән эш очрашулары узды. Очрашу барышында алар чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын тормышка ашыруда актуаль мәсьәләләрне тикшерделәр.
Сәрия Сабурская шулай ук Татарстаннан хәрби хезмәткә алынган солдатлар белән очрашты, егетләр армиядәге хезмәтләре белән таныштырып, кызыксындырган сорауларын Вәкилгә бирделәр. Егетләрнең хезмәттән, үзләре белән офицерлар арасында булган мөнәсәбәттән канәгать булулары ачыкланды.