13-17 декабрь көннәрендә Казанда “Российские ОНК – новое поколение” проектының алдынгы экспертлары өчен 5 көнлек семинар-тренинг үтә. Бу Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән Европа Советының Кеше хокукларын яклау буенча Директораты уртак проекты.
Проектның максаты - Россия Федерациясендә мәҗбүри тоту урыннарында тотылучы кеше хокукларын саклауга җәмәгатьчелек контролен ныгыту.
Семинар-тренинг үткәрү кысаларында 16 декабрьдә Вәкил Аппаратында “Российские ОНК – новое поколение” проекты алдынгы экспертларының Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе әгъзалары, иҗтимагый хокук саклау оешмалары вәкилләре белән очрашуы узды.