Чираттагы чакырылыш кампаниясендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм аның җаваплы кешеләре Татарстан егетләрен хезмәт итәсе урыннарына кадәр озата баруны дәвам итәләр. 2 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр Вәкилнең җаваплы кешеләре Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучыларны хәрби эшелонда Улан-Удэ һәм Чита шәһәрләренә кадәр озаттылар.
8 декабрьдә алар Чита шәһәрендәге хәрби частьта булып, әлеге частьта ярты ел хәрби хезмәт узучы Татарстан егетләре белән очрашып сөйләштеләр. Әлеге частьта хезмәт итүче егетләр канәгать, аларга карата командованиенең мөнәсәбәте яхшы. Солдатлар әйтүенчә, аларга яңа төр хәрби техникалар кулланып үткәрелә торган өйрәнүләр ошый.
Хәрби часть ашханәсендә ашау яхшы, шикаятьләр юк.