5 нче төзәтү колониясендә “Хокукый ярдәм көне”

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Россия Җәзаларны үтәтү  федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә, бүген, 15 декабрьдә 5 нче төзәтү колониясендә  иректән мәхрүм итү урыннарында тотылучы затлар өчен  “Хокукый ярдәм көне” үткәрделәр.

  Кабул итү барышында  тоту шартларына, медицина ярдәме күрсәтүгә, үзләренең җинаять эшләренә, азат ителгәннән соң эшкә урнашуга кагылышлы 24 мөрәҗәгать керде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә  конкрет аңлатмалар бирелде, хокукый ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International