Вакытлыча тоту үзәгендә булдылар

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

14 декабрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы  чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны вакытлыча тоту  үзәге җитәкчесе Линар Салихов белән очрашты.

  Очрашу барышында чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны үзәктә тоту проблемалары, аларга документлар ясату, бергәләп хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен тикшерделәр.

  Вәкил  үзе вакытлыча тоту үзәгендә яшәп торучы чит ил гражданнары белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International