Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының икенче утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
Вәкаләтле вәкилнең Апас районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Гүзәл Хилавиева район башлыгы урынбасары Ленар Хантимеров җитәкчелегендә узган ришвәтчелеккә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышында катнашты.
Россия гражданлыгы мәсьәләләрен кару тәртибе турындагы Положениегә төзәтмәләр кертелде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре һәм Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе, Иҗтимагый палатаның миграция өлкәсендә эксперты Г. Балафендиева Яр Чаллыда чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны вакытлыча тоту үзәгендә булды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Дмитрий Богданов Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе видеоконференцэлемтә режимында оештырган, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 4 нче төзәтү колониясендә һәм 8 нче төзәтү колониясендә хөкем ителгәннәрне кабул итүдә катнашты.
Россия юристлар берлегенең Татарстан төбәк бүлеге әгъзалары һәм составына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре кергән мобиль мәгълүмат-консультатив төркем бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча Аксубай районында халыкны кабул итү үткәрде.
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән контроль планлаштырылган мөрәҗәгатьләрне карау буенча күчмә эш киңәшмәләре үткәрү даими алып барыла
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Казан шәһәре Киров районының “132 нче балалар бакчасы” мәгариф учреждениесендә чират бозылу һәм урын булмау турында мөрәҗәгатьләр буенча Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Киров һәм Мәсәкү районнары буенча мәгариф бүлегендә тикшерүдә булды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Дмитрий Богданов Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе төзәтү учреждениеләрендә тоткыннарның хезмәт стажын исәпкә алу һәм социаль яклау өйрәнү-методик төркемнәре җыеннарында катнашты, җыеннар пенитенциар ведомствода үтте.
Казан шәһәренең Мәскәү районында Россия пенсионерлары берлегенң Татарстан Республикасындагы бүлеге белән берлектә ай саен оештырыла торган чираттагы “Хокукый ярдәм көне” үтте.