Хәрби хезмәткә баручылар һәм аларның ата-аналары өчен үткәрелә торган “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләре Татарстан Республикасы Хәрби комиссары белән берлектә үткәрелә. Максат – хәрби хезмәткә чакырылучының хокукларын һәм бурычларын дөрес аңлавын булдыру, яшь егетләрнең чакырылыш вакытында хокуклары бозылуга юл куймау.
Бүген Арча педагогия колледжында республиканың 8 районыннан яшь егетләр җыелды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашучыларны хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары белән таныштырды, сораулар килеп туганда кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында әйтте.