Вәкаләтле вәкилнең Апас районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Гүзәл Хилавиева район башлыгы урынбасары Ленар Хантимеров җитәкчелегендә узган ришвәтчелеккә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышында катнашты. Утырышта башлыкның ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Алмаз Сөләйманов, Апас районы полиция бүлеге начальнигы урынбасары Фәнис Шарафуллин ришвәтчелекне кисәтү һәм булдырмау турындагы докладлар белән чыгыш ясады. Шулай ук гражданлык хәле актлары турында законнарның үтәлешенә контроль, җир кишәрлекләре бирү, сәламәтлек өлкәсендә ришвәтчелек очракларын булдырмау мәсьәләләре тикшерелде.