Бүген “Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге” коммерциячел булмаган партнерлыгы Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан “Ачык ишекләр көне” үткәрде.
Очрашу барышында ягу сезоны башлану, идарәче компанияләрнең мәгълүматны бирүе, ТСЖ, ЖСК эшчәнлекләренең ачыклыгы, кеше хокукларын яклау, гигиена һәм санитария, каты коммуналь калдыкларны чыгару һәм аерым җыю мәсьәләләре каралды.