Казан шәһәренең Фәнни шәһәрчегендә яшәүчеләр белән очрашу

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

   2019 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Казан шәһәренең Фәнни шәһәрчегендә яшәүчеләр белән очрашты. “Поляна” торак ширкәте идарәсенең яңа әгъзаларын сайлауга кагылышлы күпфатирлы йортларда яшәүче милекчеләрнең гомуми җыелышын үткәрү барышына контрольлек итте.  Гомуми җыелыш бу көнне тыныч, дусларча халәттә үтте, көн тәртибенә куелган барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. “Поляна” торак ширкәтенең иске идарәсе вакытында килеп туган низаглы хәлләрне  тулысынча хәл иткәнгә кадәр вәзгыять контрольдә булачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International