1 октябрь көнне матур традиция буенча без чын йөрәктән үзләрен аямаган хезмәтләре, үз эшләренә бирелгәнлеге һәм батырлыклары бүгенге тормышыбызның нигезе булган өлкән буын кешеләренә матур сүзләр белән мөрәҗәгать итәбез.
Хөрмәтле безнең ветераннарыбыз! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң изге теләкләребезне кабул итегез! Сезнең тормышыгыз балаларыгызның, оныкларыгызның һәм оныкчыкларыгызның мәхәббәте, игътибары һәм ихтирамы белән тулсын! Нык сәламәтлек, озын гомер, күп шатлыклар телим сезгә!