Татарстан Республикасы чакырылыш комиссиясе утырышы

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Татарстан республикасы чакырылыш комиссиясе утырышында катнашты.

 Бүген Россиядә  көзге чакырылыш кампаниясе старт алды. 2019 елның октябрь-ноябрь айларында  Татарстанда  18 меңгә якын кеше чакырылыш комиссияләренә килергә тиеш. Гаскәрләргә 3,5 мең  егет озатылачак. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында  Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте

 Сергей Погодин сүзләренә караганда, Татарстанда  көзен  югары һәм урта  һөнәри белеме булган  хәрби хезмәткә чакырылучыларның 80 процентын хәрби хезмәткә җибәрү планлаштырыла. “ Соңгы елларда хәрби хезмәткә чакырылучы гражданнарның составы сизелерлек үзгәрде. Барыннан да элек, аларның яшьләре үзгәрде. Законнардагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә мәктәптә беренче кичектерелү алган егетләр урта һөнәри белем алу яисә магистратурда уку өчен хәрби хезмәткә барудан кичектерелеп торыла. Нәтиҗәдә, хәрби хезмәткә 18 яшьтән чакырылучыларның саны елдан ел кими, ә 20 яшьтә һәм аннан олырак яшьтә чакырылучыларның саны арта”, - хәбәр итте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International