Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районындагы идарәсендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Наталья Казанова “Россия пенсионерлары берлеге”нең җирле бүлеге рәисе Елена Игнатьева белән берлектә халык өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрделәр.
Кабул итү барышында пенсия һәм хезмәт законнарына кагылышлы, шулай ук мәшгульлек мәсьәләләренә кагылышлы сораулар керде.