Сәрия Сабурская техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин ителмәү, озак вакыт компенсация көтү мәсьәләләре тикшерелгән гражданнар очрашуында катнашты

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

   Очрашуда  Сәрия Сабурская шуны билгеләп үтте, соңгы вакытта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә санатор-курорт дәвалау, техник тернәкләндерү чараларына чират һәм алар белән тәэмин итүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләр саны шактый кимеде.

  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мондый очрашуларның проблемалы мәсьәләләрне ачыклау өчен мөһим булуын ассызыклады. Гражданнар белән мондый очрашуларны ай саен үткәрергә тәкъдим ителде. Тәкъдимне ФСС җитәкчелеге һәм митингта катнашучылар  хуплады.

 Беренче очрашу октябрьдә булачак, төгәл дата турында мәгълүмат матбугат чараларында һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Социаль иминият фонды сайтларында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International