Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының икенче утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
Утырышта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дә катнашты.
Утырыштан турыдан туры телевизион һәм радиотрансляция алып барылды. Интернет челтәреннән файдаланучылар өчен Татарстан Республикасы Президенты сайтында трансляция оештырылды.