“Грамоталы кулланучы мәктәбе” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында “Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге” коммерциячел булмаган партнерлыгы Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан “Ачык ишекләр көне” үткәрә.
Акциянең максаты – күпквартирлы йортлар милекчеләренең коммуналь грамоталыгын арттыру, мөрәҗәгатләр карау һәм тармак өлкәсендә яңа норматив-хокукый актлар турында мәгълүмат бирү, социаль киеренкелекне киметү һәм социаль яктан аз якланган халык катлавын яклау.